“ИХ, ӘГӘР БОЛАЙ ЭШЛӘГӘН БУЛСАМ...”
“ИХ, ӘГӘР БОЛАЙ ЭШЛӘГӘН БУЛСАМ...” ДИП ҮКЕНЕРГӘ ЯРЫЙМЫ? Ниндидер күңелсез хәлгә тарысак, максатыбызга ирешә алмасак яки планлаштырылган эшнең нәтиҗәсеннән риза булмасак, без гадәттә, “их, башкачарак эшләгән булсам, болай килеп чыкмас иде...” дип уйлап, үзебезне битәрли башлыйбыз. Мондый очракларда үз-үзеңне йончытып үкенү дөресме? Динебездә моның турында нәрсә әйтелә? Акылга ия булган Адәм баласы һәр гамәлен уйлап, олы җаваплылык хисе белән башкарырга тиеш. Әмма, бу тормышта барысы да бездән генә тормый шул. Әлбәттә, эш нәтиҗәсе турында уйлану, булган хәлне анализлау тыелмый, бигрәк тә аны файдалы бер тәҗрибә итеп кабул итеп, аннан сабак алырга тырышсак. Әмма ислам гакыйдәсе күзлегеннән караганда: “Их, болай эшлисе түгел иде, әгәр менә шулай эшләгән булсам...” – дип үкенү дөрес түгел. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең бу хакта болай әйткәне билгеле: “Сиңа файда китерерлек нәрсәгә генә омтыл. Аллаһтан ярдәм сора һәм күңелеңне төшермә. Ә инде ниндидер кыен хәлгә тарысаң: “Их, әгәр шулайрак эшләгән булсам!” – дип әйтмә, киресенчә: “Моны Аллаһы Тәгалә тәкъдирләгән, һәм Ул нәрсә теләде – шуны эшләде” – дип әйт, чөнки “әгәр” сүзе шәйтанга үз мәкерле эшен башкарыр өчен юлны ача”. (Хәдис Мөслим җыентыгында китерелә). Дөрестән дә, тәкъдиргә иман китерү ул – иман нигезләренең берсе. Ә инде кеше әйткән “әгәр болай эшләгән (яки эшләмәгән) булсам...” дигән сүзләр шәйтанны сөендерә, чөнки шушы “әгәр” аркылы ул кешене Аллаһның тәкъдиреннән шикләнергә һәм аңа ышанмаска этәрә. Әмма мөэмин-мөселман яхшы белә: аның белән булган һәрбер хәл – Аллаһның хикмәтле тәкъдире, һәм ни генә булса да, ул бу хәлне Раббыбызның әмере, олуг ихтыяры, кодрәтле теләге буларак кабул итәргә тиеш. Шунысы да мөһим: мөэмин-мөселман Аллаһның Шәфкатьле, Рәхимле, Мәрхәмәтле булуын онытмый. Ул безне ярата һәм Аның безне яратуы безгә бирелгән авырлыкта да чагылырга мөмкин. Бәлки, шушы күңелсез хәл аша Ул кешене башка авыррак кыенлыклардан коткарадыр?.. Бәлки, шушы кыен хәл аны нәкъ менә аңа кирәк булган юлдан юнәлтәдер?.. Шулай ук Раббыбыз биргән авыр сынауларны лаеклы үткәндә, без Аның ризалыгына ирешеп, ахирәттә, мәңгелек тормышта бик кирәк булачак әҗер-савапларга ия була алабыз. “Маидә” сүрәсенең 6 аятендә әйтелә: “Аллаһ сезгә кыенлык теләми, фәкать сезне пакьләргә һәм сезгә карата нигъмәтен төгәлләргә тели. Бәлки, сез шөкер итәрсез?”. Шуңа да һәрбер хәлдә Аллаһка рәхмәтле булыйк. Ул Үзенең ихлас иманлы бәндәләрен ташламас һәм догабызга җавап биреп, һичшиксез, ярдәм итәчәк. Аның сөекле пәйгамбәре Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең шушы сүзләрен дә онытмасак иде: “Мөселманга ирешкән һәрбер авырлык сәбәпле – алҗыганлыкмы ул, авыру, хафалану, боегу, күңелсезлек, хәсрәтме яисә (кечкенә генә) энәнең кадалуымы – Аллаһы Тәгалә аның гөнаһларыннан кайсысын да булса гафу итәр”. (Бохари). Безнең бурычыбыз исә – Аллаһка гыйбадәт кылу һәм ихлас догаларыбыз белән Аңа мөрәҗәгать итеп, Аннан ярдәм сорау.