Бүгенге матур көн🍁
Бүгенге матур көн🍁 Әмирхан азрак авырып тора иде, безнең дә кәефләр шулайрак иде, шуңа күрә тоттык та көзге Каракүлне карарга чыгып киттек🤪 Табигатьнең бигрәк матур чагы!😍 Көзнең соңгы җылы көннәре дә үзәккә кадәр кереп күңелләрне иркәли бит! Гүя, менә җылымны тәнегезгә сеңдерегез,кышкы зәмһәрир суыкларны узып, язга кадәр җиткерерлек булсын дия сыман🥰 Шушы матурлыкны тоя, күрә алуыбыз гына да бәхет бит ул! Ә авырулар, кәефсез чаклар - булмый тормый, үтә торганнары булсын!🙏🫶
Канал в каталоге Максиметера
218 подписчиков · Книги