Әле дә кичәге спектакльдән алган хис-кичерешләр җибәрми😍
Әле дә кичәге спектакльдән алган хис-кичерешләр җибәрми😍 Пьесса авторы Йолдыз Миңнуллина икәнен белгәч, хисләрнең күп булачагына шигем булмады. Ләкин бу кадәр дип уйламадым! Монда Такташтан тыш аның дуслары Гадел Кутуй да,Кави Нәҗми дә, Зәйнәб Бәширова да бар. Монда Такташның иҗат юлы, шәхси тормышы, гомер юлындагы сынаулары да бар. Монда хатын-кыз белән ир-атның җәмгыятьтәге урыны, идеология турында бәхәсләр дә бар. Монда чын дуслык белән дошманлык, мәхәббәт белән хыянәт, эш/карьера һәм гаилә проблемалары да бар. Уйландырырлык моментлар, фразалар бик күп. "Уф, нинди заман соң бу? Берни әйтергә ярамый..." Гасырлар үзгәрә, шагыйрьләр үзгәрә, тик проблемалар шул ук...
Канал в каталоге Максиметера
218 подписчиков · Книги