Белем көне белән, дуслар!🍁
Белем көне белән, дуслар!🍁 Мин балалар укырга кергәнче, 35 яшемдә сентябрьне шулай борчылып, дулкынланып, бераз куркып көтәрмен дип уйламый идем. Никтер мәктәпне бетергәч, кире кайту юк кебек иде. Кайтасың икән ул мәктәпкә, бер дә, ике дә, өч тә🤪 Бу арада өй умарта оясын хәтерләтте, гөжләп торды😱 Мәрьямнең сарафаны кечерәк калганы искә төшеп, 31 нче август көнне иртән утырып сарафан тегеп аттым. Әле ярый Рәсүл әллә ни үсмәгән, киеме кечерәймәгән😅 Шулай итеп, көтмәгәндә генә килгән белем бәйрәменә барып кайттык бүген. Хан аз гына кәефсез, то ли мәктәпкә, то ли бакчага бармаганына борчыла😁
Канал в каталоге Максиметера
218 подписчиков · Книги