Укытучы
Укытучы Уч төбенә куеп Җирне гүя, Бүгенгесен аның, үткәнен Күрсәтте ул безгә... урап кайттык Күрелмәгән илләр үтәли. Аяз дөнья, кешелек бәхете өчен Көрәшергә безне өндәде: — Яратыгыз Җирне! — диде һаман, Ләкин: — Мине яратыгыз! — димәде. Аңа бүген еллар аша карыйм: Көлеп басып тора күңелдә... Ах, хәйләкәр абый! Җирне, кешеләрне яраттырып Яраттырган икән үзен дә! Рәдиф Гаташ.
Канал в каталоге Максиметера
218 подписчиков · Книги