ЮГАЛГАН ҖЫР... — 29 сентября 2026 г. в 18:10:57.795
ЮГАЛГАН ҖЫР... /Алинә Хәйретдинова/ 1 нче бүлек Гомере буе күңеленнән китмәде бу җыр Әнисәнең... Үзәгенең иң нечкә кылларына уралып, колак чыңына әверелеп, үткәненең иң татлы назы да, шул ук вакытта чыдап булмаслык газаплы моңы да, күпме еллар дәверендә йөрәген теткәләгән ачы сагышы да,... барысы да әлеге көйдә... Әнә, һич көтмәгәндә, автобус салонын тутырып яңгырый башлады бит. Ачы балан каптырдылар, диярсең, Әнисәнең йөзе, йөрәге кысылуга түзә алмыйча, кисәк җыерылып куйды, куллары белән тоткычка тагын да ныграк ябышты... "Я, Ходам... Кайдан гына актарып чыгардың бу җырны..." Хәлсезлектән йөзе агарып китте булса кирәк, янәшәдәге утыргычта утыручы урта яшьләрдәге ир урыныннан торып аңа таба атлады. "Утырыгыз әле, хәлегез авыр бугай", дип култыклап утыргычка таба ымлады... Бөтен гәүдәсе белән урындыкка сеңгән Әнисәнең башыннан, Иии, рәхмәт төшкере, ир башы белән хәлемне сизеп алды бит, дигән уй йөгереп узды... Һәм кабат үз дөньясына чумды... "Тибенсенмә әле, йөрәккәем, үрле-кырлы сикермәсәнә шул тиклем, сабыр... Тик шулай да... Бу җыр яшимени әле ул?!... Күптән онытылган җыр, дип уйлый идем, димәк, әйләндерәләр икән әле... Яши икән... Хм, мин дә яшим бит менә...". Күз яшьләрен тыярга теләгәндәй кул аркасы белән яңагын сыпырып куйды. Әмма, көмеш гәрәбә, буйсынырга теләмичә аска тәгәрәде, аның артыннан икенчесе ашыкты... Әнисәгә инде барыбер сыман иде, сизмәде дә ахрысы... Чөнки ул күптән инде биредә түгел... Карашы тәрәзәгә төбәлгән. "Алтын көз... Автобус эчендә яңгыраган көйгә салмак кына тибрәлеп сары яфраклар коела. Ә агачта эленеп торучылары боларына кул селкиләр кебек, янәсе... Саубуллашалар... Юк, юк... Хушлашалар... Чөнки алар инде башка беркайчан да күрешмәячәкләр... Шулай коелышып, җирдә юкка чыгачаклар. Ә язын агач ботакларын яңа яфраклар бизәячәк... Кеше язмышы да шулай кабатлана... Өзелеп төшеп, җиргә иңеп юкка чыгабыз... Тьфү-тьфү, кит, каян килеп керде әле болар башыма? Югыйсә, алтын көзне күзәтәм лә... Җырлатмагыз әле шул җырны...Гомерем буе бәгеремә тиеп, җанымда яңгыраган да җиткән... Җырлатмагыз... Күптән онытылган җыр, дигән идем... Җырлатмагызчы, зинһар...Онытылсын... Югалсын иде бөтенләйгә..." Автобус үз юлын дәвам итә... Ә көй...Көй, сары яфракларга уралып, юл кырыеннан салмак кына атлаган хәлсез хатынның тугры юлдашы булып артыннан иярә, җанына сеңеп, колагында яңгырап, иреннәрендә кабатланып..., йөрәк түрендә гомерлек сагыш булып кала бирә... "Сары шәлен яба зифа ак каеннар, Гөлләр шиңә, алтын моңсу көз җитсә. Йөрәгемдә дөрләп мәхәббәтем яна, Сизәсеңме шуны, бәгърем Әнисә?» Дәвамы бар.