Менә шулай, ди...😁 Беренче кайсысын "кабызып җиффәрә", ди...🤣 — 1 октября 2026 г. в 06:49:24.238
Менә шулай, ди...😁 Беренче кайсысын "кабызып җиффәрә", ди...🤣 Иргә килгәнче фәрештә дә түгел, аҗдаһа да түгел, гел үзе булып яшәгән - яшәгән дә, ир каяндыр актарып чыгара теге ике нәстәне...👀 Тәәәк.....Логически мыслить итсәәәк... Бөтен бәләнең башы ир - атта получается?🤔 Юк, ярар итмик...😁 Барыбер, халык сүзенә карасаң.... везде и всегда хатын-кыз гаепле булып чыга... Һәм иң кызыгы, хатын - кызны күпчелек очракта менә именно хатын - кыз и гаепли бит, гайбәтен сөйли, ләчтитен сата, тетмәсен тетә... Кем әйтә әле анда, "женщина женщине дом", дип?... Сомнительно...🤔🤣 Дәү әнием әйтмешли, гауналар, кибениматыри....🫢😁 Минәйтәм, ул аҗдаһа белән фәрештә ник гел генә кызларда гына була, ди икән соң ул, ә?🤔🙄 Ирләрдә гел ирлек кенә буламени икән?... Хм... Ярар ла, пускай үзләре разбираться итсеннәр, авыртмаган башка тимер тарак, дигәндәй, әллә нинди уйлар белән тыгыз итмим әле башымны... Башка мәшәкатьләрем җитәрлек... Карале, нәрсәдер язмакчы идем бит бу видео астына...?!😐 Әәәә... Кичәге көн бит инде бу... Әбәттән эшкә киткәндә әйтә җефетем, яңгыр яумакчы була ахрысы, син, ди, кишерләрне кисеп кенә куй (КЕНӘ), ди, ташуын (ТАШУЫН) кайткач үзем ташырмын, ди....😳🤣🤣🤣 Аның вәт менә кисүе кыенрак инде минем өчен... Ә ташуын җайлы ташыр идем үзем дә....😁 Менәтерәк шул.... Ә сез мине гарип, дисез, ә хәләл җефетем, әнә, күрми дә, сизми дә, абайламый да...🫠 Кулны күрсәтеп әйтеп куйсаң, әәә, авырта что ли?, ди...😁😁😁 22 ел буена шул хәл... Инде кайчак үзем дә, берәр эшкә ябышам да, аптырап куям, неужели минем кул инде бу, дип🤔 Гарип түгел дә кебек....😁😁😁 Күңелле яшибез, шөкер🤲❤️❤️❤️