Хәерле көн, Дөньядашлар! — 19 августа 2026 г. в 08:15:31.383
Хәерле көн, Дөньядашлар! Тамак гөпелдәп шешкән, төкерек йотарлык түгел... Шуның нәтиҗәсендә температура төшми... Кечкенәдән иң курыкканым шул тамак авырту... Күпмегә сузылганын бер Ходай белгән инде... Элек бик еш авырсам, үсә барган саен сирәгәйде... Әмма бәрсә конкрет бәрә... Бу 1 - 2 атна эчендә тиз арада хәл итәргә тиешле борчу-мәшәкатьләрем бихисап, чабасыларым күп... Өйдә ята торган чак түгел....Ятырга вакытым да, мөмкинчелегем дә, хакым да юк... Ләкин тамакны төзәтмичә булмый, бөтен барлык эчке-тышкы әгъзаларым, сөякләрем теш сызлаган кебек сызлый... Тамакны тиз арада ничек үтемле итеп ремонтларга, языгыз әле киңәш-ысулларыгызны, зинһар🙏🥹❤️