Афиша, видео, презентация ясау, бу эшне минем кебек яратучы бармы икән ул?...🙈😁
Афиша, видео, презентация ясау, бу эшне минем кебек яратучы бармы икән ул?...🙈😁 Ул идеяләр, ул фантазия, ул илһам, ул омтылулар, ул йокысыз төннәр, ул кул башка бер эшкә ятмыйча, шушы шөгыль белән көне буе янып утырулар... Конца да концов, ул Фидаильнең мыгырдаулары, ул аның тинтерәтүләре, ул үзенең нервалары... Юктыр минем кебек болай саташучылар.... Эх, мин яшь чакта мондый мөмкинчелекләр булсамы??? Ууууу...🫢🤣 Чын... Кайбычта гына булмас иде минем эш башым.... Эх, рәтле телефоным, ноутбугым, башка кирәк-ярак оборудование булса.... Җаным рәхәтлек тоеп эшләр идем... Әллә ниләр майтарыр идем дә бит.... Теләгем, хыялым көчле... Мөмкинлегем көчсез.... Йөрәгем сыкрый... Юк, акча эшләү өчен генә түгел... Җаныма азык һәм тынычлык табыр өчен... Шул шөгыльгә ябышуга бөтен дөнья эри... Күңелем күбәләк булып җилпенә... Ә мөмкинлек юк... Юк, юк, юк... Нишләтим инде.... 🫠 Ә спектакльгә көтәм! Килегез, яме, килегез!❤️