Көз үзенең иң матур, җылы көннәре белән безне сөендергән мизгелләрдә Сәләтле балалар өч...
Көз үзенең иң матур, җылы көннәре белән безне сөендергән мизгелләрдә Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта "Көзге муллык" дип исемләнгән бал һәм Көзге ярминкә булып узды. Әлеге бәйрәм үз эченә Көз гүзәлләрен билгеләүне дә, берсеннән-берсе бай көзге күргәзмәләрне тәкъдим итүне дә алды. Иң мөһиме, укучыларыбыз үзләре җитештергән эшләнмәләрне башкаларга тәкъдим итәргә өйрәнделәр. Балаларны гына түгел, ата-аналарны да көзге матурлыкны күрергә өйрәтүче, илһамландыручы бу бәйрәм концерт номерлары белән үрелеп барды.