«Батыр» спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы старт алды
«Батыр» спорткомплексында өлкәннәр спартакиадасы старт алды Актаныш районында Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында төрле чаралар үткәрелә. Шулар арасында иң көтеп алынган, иң масштаблы чараларның берсе — өлкәннәр спартакиадасы. Район ветераннар советы рәисе Нурулла Нурлыев билгеләп үткәнчә, Спартакиада — спорт ярышлары гына түгел, өлкәннәр өчен аралашу, бергә очрашу мөмкинлеге дә. Биредә ел саен 150–160 тирәсе кеше җыела. Күпләр бер-берсе белән елга бер генә мәртәбә очраша, шуңа күрә бу көнне алар аеруча көтеп ала. Актаныш информ язмасы Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/sport/batyr-sportkompleksynda-olkannar-spartakiadasy-start-aldy