Иминият хезмәткәре
Иминият хезмәткәре Страховщик була инде, Бүген бит алар бәйрәме, Котларга җае килде. Кирәкле һәм җаваплы эш, Иминлекне саклыйлар. Җиңел аралаша алар, Тынычлыкны саклыйлар. Бәла-каза килгән чакта, Сездән ярдәм сорыйбыз. Шуңа күрә йорт-җирләрне Тизрәк страховкалыйбыз. Мал-мөлкәтне, үзебезне, Булган машиналарны Страховкаларга ашыгып, Яздырабыз аларны. Бәла-казадан саклавын Аллаһыдан сорыйбыз, Ышанычлы ярдәмчеләр, Бәйрәм белән котлыйбыз! Фәймә Зайнуллина