Без бит авыл кызларыбыз,
Без бит авыл кызларыбыз, Ялан аяк йөредек. Үлән, мәтрүшкәләр җыеп, Сөтле чәй эчеп үстек. Яңгыр суы чәч үстерә, Яңгыр астында йөредек, Бата - чума елгаларда, Аркылы - буйлы йөздек. Көянтә, чиләк элеп, Чишмәдән сулар алдык, Керләрне дә бәләкләп, Елгаларда чайкадык. Без бит авыл кызларыбыз, Шуңа алсу йөзләребез! Искитмәле без ханымнар, Тамыр авылдан чыккан. Авыл кызы булганыма, Мин чиксез горурланам, Һәр сорауга җавап әзер, Һәрбер эш кулдан килгән! Күгәрченне адаштырсаң, Барыбер оясын таба Без дә шул кошлар сыман, Күңел авылга тарта! Сәрия Исламгалиева. Нурлы_канал