По страницам великой жизни” литературно – музыкальный час/"Бөек тормыш битләре буйлап" ...
По страницам великой жизни” литературно – музыкальный час/"Бөек тормыш битләре буйлап" әдәби-музыкаль сәгать 10 августа сотрудники центральной библиотеки для участников клуба «Наследие Тукая» провели литературно-музыкальный час «По страницам великой жизни», посвящённый 140-летию со дня рождения великого татарского поэта Габдуллы Тукая. Мероприятие началось с проникновенного рассказа библиотекарей о жизненном и творческом пути мастера слова. Гости встречи узнали о непростой судьбе поэта, его глубоком патриотизме и неоценимом вкладе в развитие национальной литературы. Затем участники мероприятия с выражением прочли стихотворение «В школе». В этих строках поэт вспоминает свои ученические годы, мудрых наставников и радость познания, что нашло живой отклик в сердцах слушателей старшего поколения. ——- 10 августта үзәк китапханә хезмәткәрләре «Тукай мирасы» клубында катнашучылар өчен бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган «Бөек тормыш битләре буйлап» әдәби-музыкаль сәгате үткәрделәр. Чара китапханәчеләрнең сүз остасының тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләвеннән башланды. Очрашу кунаклары шагыйрьнең катлаулы язмышы, аның тирән патриотизмы һәм милли әдәбият үсешенә бәяләп бетергесез өлеше турында белделәр. Аннары чарада катнашучылар «Мәктәптә»дигән шигырь укыдылар. Бу юлларында шагыйрь үзенең уку елларын, акыллы остазларын һәм танып белү шатлыгын искә ала, бу өлкән буын тыңлаучыларының йөрәкләрендә җанлы хисләр тудырды. Очрашу гадәттәгечә тантаналы һәм дулкынландыргыч мизгел белән тәмамланды — Габдулла Тукай шигырьләренә язылган «Туган тел» җырын бергәләп башкардылар. Әлеге музыкаль финал барлык катнашучыларны берләштерә торган булды. #годединстванародоввРоссии #годвоинскойитрудовойдоблестивРеспубликеТатарстан #ЧитаемТукаявместе #Тукайныбергәләпукыйбыз #Мензелинскаяцентральнаябиблиотека