Урок мира "Мир без насилия"/ "Террорсыз дөнья" тынычлык дәресе
Урок мира "Мир без насилия"/ "Террорсыз дөнья" тынычлык дәресе Ежегодно 3 сентября в России отмечается День солидарности в борьбе с терроризмом. Сотрудники Детской библиотеки имени Рашита Гарая провели для учащихся 4 «А» класса МБОУ «СОШ №2» урок мира «Мир без насилия». Библиотекари рассказали юным читателям о страшной угрозе, которую несет в себе терроризм, о его бесчеловечной сути и разрушительных последствиях для всего мира. Особое, трепетное внимание на встрече было уделено трагическим событиям сентября 2004 года в школе №1 города Беслана. Ребята узнали о мужестве заложников и спасателей, а также посмотрели видеопрезентацию. Школьники узнали историю знаменитого памятника «Древо скорби», установленного в Беслане в память о погибших детях и взрослых. В знак солидарности, сострадания и общей скорби обо всех жертвах террористических актов ребята провели символическую акцию памяти. --------------------- Ел саен 3 сентябрьдә Россиядә террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләп үтелә. Рәшит Гәрәй исемендәге балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче мәктәпнең 4 «А» сыйныфы укучылары өчен «Террорсыз дөнья» тынычлык дәресе үткәрделәр. Китапханәчеләр яшь укучыларга террорчылыкның коточкыч куркынычы, аның кешелексез асылы һәм бөтен дөнья өчен җимергеч нәтиҗәләре турында сөйләделәр. Очрашуда 2004 елның сентябрендә Беслан шәһәренең 1 нче мәктәбендә булган фаҗигале вакыйгаларга аерым игътибар бирелде. Балалар тоткыннарның һәм коткаручыларның батырлыгы турында белделәр, шулай ук видеопрезентация карадылар. Укучылар Бесланда һәлак булган балалар һәм өлкәннәр истәлегенә куелган атаклы «кайгы агачы» һәйкәленең тарихын белделәр. Террорчылык актларының барлык корбаннары өчен теләктәшлек, уртак кайгы билгесе буларак, балалар символик хәтер акциясе үткәрделәр. #ДетскаяБиблиотекаИмениРашитаГарая #ДеньСолидарностиВБорьбеСТерроризмом #МирБезНасилия