Минзәләдә милләтпәрвәр Рөстәм Ямалиев белән җылы очрашу узды
Минзәләдә милләтпәрвәр Рөстәм Ямалиев белән җылы очрашу узды 2026 елның 21 октябрендә Минзәлә үзәк китапханәсендә татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессы җитәкчесе, милләтпәрвәр шәхесебез Рөстәм Ямалиев белән бик җылы, дустанә очрашу булды. Чарага авыл китапханәчеләре, «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсе әгъзалары һәм китап укучылар җыелган иде. Рөстәм Фәиз улы, чын мәгънәсендә халкыбызның горурлыгы, үзенең чыгышында Минзәләдә әтисе — районның танылган оештыручысы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәиз Ямалиевның эшчәнлеге, шулай ук татарлар һәм төрки халыклар милли конгрессының чит илләрдәге татарлар белән багланышлар урнаштыру һәм яшьләрне милли мәдәнияткә җәлеп итү буенча яңа проектлары турында бик тәфсилләп сөйләде. Аның милләтебезне берләштерүгә багышланган фидакарь хезмәте — һәрберебез өчен зур үрнәк. Китап укучылар Рөстәм әфәндегә татар телен саклау, яшь буынны милли гореф-гадәтләргә җәлеп итү ысуллары һәм төбәкара хезмәттәшлек турында бик күп сораулар бирделәр. Шулай ук Минзәлә Үзәк китапханәләр системасы җитәкчесе Ягафарова Резеда Нәҗип кызы мәдәни мирасны саклау буенча үзенең файдалы киңәшләрен җиткерде . «Сибелә чәчәк» әдәби берләшмәсе әгъзалары исә үзләренең яңа иҗат җимешләрен бүләк иттеләр. Очрашу барыбызга да бик ошады, милли үзаңны үстерүгә этәргеч биргән уңай тәэсирләр калдырды.