Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камаева Эльмира Рөстәм кызы татар әдәб... — 29 мая 2026 г. в 16:05:04.230
Гимназиябезнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Камаева Эльмира Рөстәм кызы татар әдәбиятын үстерүгә, пропагандалауга керткән зур өлеше, иҗади хезмәтләре, Татарстан Язучылар берлеге, шул исәптән Яр Чаллы бүлеге үткәргән чараларда актив һәм нәтиҗәле катнашуы өчен Татарстан Язучылар берлегенең Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан чыгарылган Истәлек медале белән бүләкләнде. Камаева Эльмира Рөстәм кызына ихлас күңелдән алдагы эшләрендә дә зур уңышлар, илһам һәм ныклы сәламәтлек телибез!

