🏡 Гаилә – бу безнең терәгебез, җылы учагыбыз, шатлык һәм бәхет чишмәсе. Нәкъ менә гаил... — 8 июля 2026 г. в 08:50:50.636
🏡 Гаилә – бу безнең терәгебез, җылы учагыбыз, шатлык һәм бәхет чишмәсе. Нәкъ менә гаиләдә без тормыш сабакларын алабыз, тормыш юлында беренче адымнарыбызны ясыйбыз һәм киләчәккә ышаныч табабыз. Безнең гимназия коллективы да һәр укучыбыз өчен икенче зур гаилә булырга омтыла. 👨👩👧👦❤️Сезне чын күңелдән Гаилә һәм мәхәббәт көне белән котлыйбыз! Бу матур бәйрәм – һәр кеше тормышында иң мөһим кыйммәтләрне – якыннарыбызга булган мәхәббәтне,үзара аңлашуны һәм ярдәмне хәтерләтә. 🎉 Сезгә ныклы сәламәтлек, бетмәс-төкәнмәс бәхет, өйләрегездә һәрвакыт җылылык, уңайлык һәм шатлык хөкем сөрүен телибез. Бер-берегезне кадерләгез, гаилә бәйләнешләрегезне ныгытыгыз, һәр яңа көнне бергә каршы алыгыз һәм балаларыгызның уңышларына бергә куанып яшәгез! *Видео-материал взят из канала Раиса РТ Р. Н. Минниханова

