📆 Бүген 6Б һәм 7Б сыйныф укучылары Бөек Болгар шәһәренә истәлекле һәм мавыктыргыч сәях... — 24 мая 2026 г. в 18:57:54.046
📆 Бүген 6Б һәм 7Б сыйныф укучылары Бөек Болгар шәһәренә истәлекле һәм мавыктыргыч сәяхәт кылдылар. 🤳Экскурсия барышында укучылар мәдәни мирас объектларының бай тарихы һәм гүзәллеге белән якыннан таныштылар. Алар борынгы корылмаларны, тарихи истәлекләрне күрделәр, безнең төбәкнең үткәне турында күп яңа мәгълүмат алдылар. 💚Шулай ук, алар "Яңарыш" республика фонды тарафыннан торгызылган һәм төзелгән уникаль объектларны да күреп кайттылар. Бу объектлар тарихи мирасыбызны саклауда һәм үстерүдә фондның мөһим эшләрен ачык күрсәтә. 🎉Бу сәяхәт алар өчен бик файдалы һәм онытылмаслык булды. Укучылар Казан артының бөек тарихына чумдылар, күп яңа белемнәр тупладылар һәм уңай тәэсирләр белән кайттылар!

