🎖️🔥 Бөек Җиңү көне уңаеннан, безнең гимназиядә Җиңү парады оештырылды. Укучыларыбыз, ... — 8 мая 2026 г. в 16:15:42.629
🎖️🔥 Бөек Җиңү көне уңаеннан, безнең гимназиядә Җиңү парады оештырылды. Укучыларыбыз, Бөек Ватан сугышы геройларын искә алып, марш белән үттеләр. Аларның йөзләрендә Ватаныбызга булган сөю һәм батырларга ихтирам чагыла иде. Шулай ук 9 Майга багышланган махсус дәресләр үткәрелде. Аларда балалар сугыш еллары тарихы, халкыбызның батырлыгы һәм Җиңүнең әһәмияте турында тагын бер кат мәгълүмат алдылар, фикер алыштылар. Безнең бурыч – тарихны онытмау һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Бу көн һәрберебез өчен изге һәм истәлекле! 🕊️

