Быел безнең шәһәр ике мөһим датаны билгеләп үтә – шәһәрнең 400 еллыгын һәм КАМАЗның 50 ... — 23 июня 2026 г. в 15:21:37.733
Быел безнең шәһәр ике мөһим датаны билгеләп үтә – шәһәрнең 400 еллыгын һәм КАМАЗның 50 еллыгын. Безнең лагерьда бу истәлекле даталарга багышланган күп чаралар үткәрелде. Истә калган чараларның берсе – трамвай депосына бару булды, анда балалар бик күп яңа әйберләр белделәр: 1973 елның 8 октябрендә Яр Чаллыда беренче трамвай йөри башлаган. Трамвай юлларының озынлыгы 16 км булган, ә хәзер – 115 км. Депо эчендә трамвайлар 5 км/сәг тизлектән артмыйча хәрәкәт итә, әмма 70 км/сәг кадәр тизлек үстерә ала. Яр Чаллы трамвай депосында өч төр вагон тәкъдим ителгән, 100 пассажир вагоны, алар арасында кызгылт сары төсе өчен "кишер" дип аталганы да бар. Шулай ук , 7 төрле максатлы махсус вагоннар да тәкъдим ителгән: кар чистартучы ("Кар кызы"), юл төзәтүче һәм башкалар. Депо эчендә "веер" бар – бу бер юлдан чыккан 13 юл. Укларны күчерү өчен, депода лом кулланалар һәм моны кул белән эшлиләр, ә шәһәрдә бу автоматлаштырылган. Трамвай ток ярдәмендә хәрәкәт итә, ул пантограф аша уза, ә гадәти ачкычлар урынына трамвай өчен реверс тоткычы кулланыла. Балалар трамвай йөртүчеләренең эш көне ничек башлануын һәм тәмамлануын белделәр. Һәр бала йөртүче кабинасында утырып, трамвайда кыңгырау шалтыратты. ООО "Электротранспорт" хезмәткәрләренә экскурсияне яхшы оештырганнары, якты хис-тойгылар һәм балаларга карата сизгер мөнәсәбәтләре өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәбез.

