✅"Йөрәк җылысы": Кадыбаш мәктәбендә буыннар очрашуы — 30 сентября 2026 г. в 14:59:32.227
✅"Йөрәк җылысы": Кадыбаш мәктәбендә буыннар очрашуы ✨️Бүген Өлкәннәр көне һәм Укытучылар көне алдыннан без зур шатлык белән мәктәп ишекләрен иң кадерле кунакларыбыз — педагогика ветераннарына һәм мәктәпкә гомерләренең иң матур елларын багышлаган хезмәткәрләргә ачтык. 🖍️Бәйрәм очрашуын, җанга үтеп керерлек, сюрпризларга бай итеп, тәрбия эшләре буенча директор киңәшчесе Йосыпова Гөлназ һәм туган тел укытучысы Садыйкова Гөлшат алып барды. Җылы сәламләү сүзләреннән алып дәртле биюләргә кадәр — барысы да бер сулышта узды. ✨Чәй табыны артында, җылы мохиттә кунакларыбыз хатирәләре белән уртаклаштылар: беренче дәресләр, шау-шулы тәнәфесләр, инде үзләренең балаларын мәктәпкә алып килгән чыгарылыш укучылары...Кадерле остазларыбызның күзләрендә яшь чактагыдай шаян очкыннар уйнады. ✨️ Укучыларыбызның сәләтле чыгышлары иң зур бүләк һәм өлкәннәребезнең хезмәте заяга китмәгәнлеген раслаучы дәлил булды. Хөрмәтле кунакларыбыз яшьлек җырлары астында җырлап-биеп, түгәрәктә әйләнделәр, күмәк уеннарда катнаштылар. ✨️Әлеге бәйрәм чарасы — буыннар бәйләнеше, рәхмәт хисе һәм мәктәпнең бер зур гаилә булуын дәлилләде. Гөлназ Йосыпова, Кадыбаш мәктәбенең директор киңәшчесе.