Перейти к содержимому
Максиметер

✅Кырынды мәдәният йортында – бәйрәмнәр

✅Кырынды мәдәният йортында – бәйрәмнәр   🎤Кырындыда Халыклар бердәмлеге көненә һәм Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре көннәренә багышланган «Хезмәт белән үткән гомер» дип исемләнгән җылы, истәлекле очрашу-бәйрәм узган.   🖍️Чарага авылның элекке колхоз хезмәтчәннәре – алдынгы сыер савучылар, бозау караучылар, терлекчеләр, механизаторлар, шулай ук колхоз бухгалтериясендә эшләгән белгечләр җыелган.   🖍️Бәйрәмнең иң кадерле кунаклары өлкән буын вәкилләре булган. Алар арасында 92 яшьлек Мөнирә апа, 86 яшьлек Фәгыйлә апа, 83 яшьлек Кәүсәрия апа, 80 яшьлек Рәйсә апа, шулай ук Алмазия апа һәм башка хөрмәтле авылдашлары – авыл тарихының тере шаһиты, хезмәт һәм сабырлык үрнәге. Очрашуда 50гә якын кеше катнашкан.   🖍️Бәйрәмне Төрдәле мәчете имамы Зөфир хәзрәт изге теләкләр һәм дога белән ачып җибәргән.   🖍️Очрашу барышында һәркем үзенең хезмәт елларын, колхоз тормышында булган кызыклы һәм истәлекле вакыйгаларны искә алган. Еллар узса да, ул чорның авыр хезмәте, дуслыгы, бердәмлеге һәм яшьлек хатирәләре күңелләрдә саклана.   🪗Бәйрәм җыр-моң, дәртле биюләр, шигырьләр, уеннар һәм сәхнә күренешләре белән үрелеп барган. Гармун моңнары күңелләрне яшьлек елларына алып кайткан, бергәләп җырлау очрашуга аерым ямь өстәгән.   🎹Концерт программасында Рәзилә Бикташева, Гөлйөзем Нөркәева, Флүзә Нурмөхәмәтова, Гөлгенә Шабаева, Баязит һәм Гөлфия Ахуновлар, Алсинә Алиуллина, Гөлнара Шәнгәрәева катнашканнар. Рәзилә апа көйләгән мөнәҗәт бәйрәмгә үзгә җылылык һәм рухи матурлык өстәгән.   ✅Бу көн бары тик үткәннәрне искә алу гына түгел, ә авыл тарихын тудырган, үз хезмәтләре белән аның үсешенә өлеш керткән кешеләргә рәхмәт белдерү бәйрәме дә булган.

181 просмотров

Канал в каталоге Максиметера

1 097 подписчиков · Новости

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.