❄️Көз белән кыш арасы
❄️Көз белән кыш арасы 🌧️Кызык итте табигать: Табып булмый бит көрәк! Табып булмый бияләй - Яшереп куйган бит җәй! 🌨️Тышта буран-тамаша! Кардан күзләр камаша. Ялкауланып ятканнар Бакчаларда кайнаша. 🌧️Кишер, чөгендер калган, Ә өстенә кар яуган... Сарымсак көткән түтәл Аңын югалтып ауган... ❄️Бала-чага ду килеп Сөйри чаңгы, чанасын. Хикмәт тулы серле дөнья- Көз белән кыш арасы!... Әлфирә Низамова. Исәнбай авылы.
Канал в каталоге Максиметера
1 096 подписчиков · Новости