Россия мәгариф профсоюзы “Подзарядка для всех!” — 2026 акциясе йомгакларын игълан итте — 15 июня 2026 г. в 08:09:43.864
Россия мәгариф профсоюзы “Подзарядка для всех!” — 2026 акциясе йомгакларын игълан итте «Сәламәтлек территориясе — Профсоюз» федераль проекты кысаларында «Подзарядка для всех!» дигән масштаблы профсоюз акция-конкурсы узды. Аның максаты — хезмәткәрләрне һәм укучыларны көн саен җитештерү гимнастикасы аша үз сәламәтлекләрен кайгыртырга илһамландыру. Быел конкурста 1656 видеэш катнашты — бу чыннан да зур масштаб! 20 җиңүче команда арасында Россиянең төрле төбәкләре бар, ә Татарстан өчен аеруча горурлык: Актаныш районының 4 нче балалар бакчасы — җиңүчеләр арасында! Барлык катнашучыларны һәм җиңүчеләрне ихластан котлыйбыз! Сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм уңышлар юлдаш булсын!

