“Актаныш таңнары” газетасының 2026 елның 19 июнь саны дөнья күрде (№23) — 19 июня 2026 г. в 04:00:09.278
“Актаныш таңнары” газетасының 2026 елның 19 июнь саны дөнья күрде (№23) “Актаныш таңнары” газетасының әлеге саны авыл хуҗалыгында терлек азыгы хәзерләү темасына, балаларның җәйге ялына һәм укучыларыбыз хатларына багышланды. Шулай ук Россия көне уңаеннан үткәрелгән чаралар да киң яктыртылды. 📌 Паспорт – олы тормышка адым 14 яше тулган 12 яшүсмергә Россия Федерациясе гражданины паспортлары тапшырылды. 📌 Масса түгел, сыйфат “Әнәк” агрофирмасында терлек азыгы хәзерләүгә багышланган язмада алдынгы механизаторларның фикерләре урын алган. 📌 Халыкара фестиваль җиңүчесе Пучы авылында яшәүче Данир Нигъмәтуллин халыкара фестивальдә өченче урын яулады. Ул Сочида Татарстаннан берүзе чыгыш ясады. 📌 Дуслык җепләре сузылган алан “Бүләк” ял һәм сәламәтләндерү лагереның ачылу тантанасы турында материал. 📌 Балаларның җәйге ялы Газетаның 8 нче битендә Актаныш Җәмигъ мәчете каршында оештырылган рухи-сәламәтләндерү үзәге турында язма урын алган. Биредә 90га якын бала ял итә. 📌 Юбилей котлаулары Котлау хатлары газетаның 11 нче битендә. 📌 Игъланнар һәм реклама Рәхмәт хатлары, кайгы уртаклашу һәм башка белдерүләр 12 нче биттә урын алган. 💬 “Актаныш таңнары” газетасына киләсе яртыеллыкка язылдыгызмы? Подписка вакыты аз калып бара! Бездән аерылмагыз — бергә булыйк! 📰

