Татар телендә белем бирүнең сыйфатын арттыруны стимуллаштыруга, мәктәп укучылары белән ... — 27 июня 2026 г. в 07:13:07.994
Татар телендә белем бирүнең сыйфатын арттыруны стимуллаштыруга, мәктәп укучылары белән эшне оештыруга инновацион алымнар таратуга, талантлы укытучыларга ярдәм итүгә, шулай ук туган телдә укытуның нәтиҗәле педагогик тәҗрибәсен таратуга юнәлдерү максатыннан Мәгариф һәм фән министрлыгы татар телендә укыта торган педагоглар өчен грантка бәйге игълан итте. Бу бәйгедә Актаныш икенче санлы урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Ваншина Эльмира Гыйлемҗан кызы; Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының башлангыч сыйныф укытучысы Шәйхуллина Светлана Риф кызы; Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының тарих укытучысы Гилметдинов Илсур Марат улы җиңү яуладылар. Укытучыларны уңышлары белән чын күңелдән тәбрик итәбез! Педагоглык эшчәнлегегездә иҗади уңышлар телибез!

