“Актаныш таңнары” газетасының яңа саны дөнья күрде! — 3 июля 2026 г. в 04:00:06.005
“Актаныш таңнары” газетасының яңа саны дөнья күрде! 2026 елның 3 июль саны, №25 укучыларга тәкъдим ителә. Бу сан битләрендә: Ак халатлы фәрештәләргә ихлас рәхмәт. Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният йортында Медицина хезмәткәрләре көне уңаеннан зур бәйрәм узды. Яр Чаллы Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Роман Джумабаев Актаныш табиблары эшенә югары бәя бирде. Һөнәрле яшьләр – ышанычлы киләчәк. Актаныш технология техникумын 106 студент тәмамлап, дәүләт дипломнарына ия булды. Чыгарылышларны котлыйбыз! 95 укучы өлгергәнлек аттестаты алды, бәйрәм шатлыгын гаиләләр, укытучылар һәм район җитәкчелеге уртаклашты. Оста куллар җиңү яулый. Ләйлә Галимова төбәкара кулдан нәфис тукучылык фестиваль-конкурсында “Көзге кәеф” келәме белән җиңү яулады. Тукай һәм Җәлил иҗаты – яшьләр проектында Актаныш гимназия-интернаты укучылары халыкара олимпиадада призер булды. Шулай ук: – котлаулар һәм юбилей материаллары – игъланнар, реклама, кайгы уртаклашу текстлары Барлык яңалыклар – “Актаныш таңнары”ның яңа санында!

