🌺🌹🌿Ленин проспектындагы розалар: Актанышны кемнәр матурлый? — 2 июля 2026 г. в 11:25:32.195
🌺🌹🌿Ленин проспектындагы розалар: Актанышны кемнәр матурлый? Актанышның үзәге — Ленин проспекты — җәй айларында соклангыч роза гөлләре белән балкып тора. Район үзәгенә аерым бер ямь өстәүче бу матурлык, әлбәттә, үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Чәчәкләрне тәрбияләп, карап, аларга «җан өрүче» тырыш хезмәткәрләребез бар. Бүген дә «Коммунсервис-Актаныш» муниципаль унитар предприятиесе чәчәкчеләре — Җәмилә Шәйгәрдәнова, Алмазия Сәрвәрова һәм Әлфия Габдуллина Ленин проспектында роза куакларын карау һәм тәртипкә китерү эшләре белән мәшгуль иделәр. Алар куак төпләрен чистарта, корыган һәм искергән ботакларны кисеп ала, үсемлекләргә яңадан көч кертә. «Розаларны кичәге көннән үк тәрбияли башладык. Бу эш куаклар тагын да куерак, матуррак чәчәк атсын өчен башкарыла. Искергән ботакларны кисеп, яңарыш өчен шартлар тудырабыз. Бүген кичкә кадәр эшне тәмамларга уйлыйбыз», — дип уртаклаштылар хезмәткәрләр.Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/%D0%B8%D0%BD%D1%84%D1%80%D0%B0%D1%81%D1%82%D1%80%D1%83%D0%BA%D1%82%D1%83%D1%80%D0%B0/lenin-prospektyndagy-rozalar-aktanysny-kemnar-maturlyi

