📮 12 июль — Россия почтасы көне — 12 июля 2026 г. в 08:22:00.648
📮 12 июль — Россия почтасы көне Бүген Россиядә Почта хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Почта хезмәте гасырлар дәвамында кешеләрне, шәһәрләрне һәм төбәкләрне бәйләп торучы мөһим элемтә чарасы булып кала. Бүген дә хатлар, посылкалар, матбугат басмалары һәм төрле хезмәтләр меңләгән почта бүлекләре аша халыкка барып ирешә. Һөнәр ияләренә җаваплы хезмәтләре, сабырлыклары һәм тырышлыклары өчен рәхмәт белдерәбез. Аларга ныклы сәламәтлек, иминлек һәм эшләрендә уңышлар телибез!

