📻 «Актаныш» радиосы кунагы — яшь шагыйрә Энҗе Арсланова — 21 июля 2026 г. в 15:15:52.553
📻 «Актаныш» радиосы кунагы — яшь шагыйрә Энҗе Арсланова 22 июль көнне сәгать 12.00 дә «Актаныш» радиосында үзенчәлекле әңгәмә көтә. Тапшыру кунагы — Иске Богады авылы кызы, яшь һәм өметле шагыйрә Энҗе Айрат кызы Арсланова. Бүген ул Казан Дәүләт медицина университетының 3 нче курсында белем ала. Җәйге ялларын туган ягы — якыннары янында үткәргән арада, иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт таба. Энҗе үзенең тәүге китабын бастырып чыгарырга әзерләнә. Күңелендә шигырь юллары ничек туа? Иҗатка мәхәббәте кайдан килә? Нечкә күңелле, хисчән кыз ни өчен табиб һөнәрен сайлаган? Бу һәм башка сорауларга җавапны «Актаныш» радиосы эфирында ишетерсез. 📅 22 июль ⏰ 12:00 📻 90.0 FM ешлыгында «Актаныш» радиосын тыңларга онытмагыз!

