«Бүләк» лагеренда өченче сменага старт бирелде — 20 июля 2026 г. в 15:10:02.664
«Бүләк» лагеренда өченче сменага старт бирелде Актаныш районындагы «Бүләк» лагеренда өченче сменаның тантаналы ачылышы узды. Бу юлы лагерь 135 баланы кабул итте. Алда аларны күңелле ял, кызыклы чаралар, экскурсияләр һәм яңа дуслар көтә. Өченче сменада барлыгы 135 бала ял итә. Бу сменада нигездә башлангыч сыйныф һәм 5–7 сыйныф укучылары җыелган. Алар өчен көн саен төрле уеннар, иҗади мастер-класслар, спорт чаралары һәм кызыклы очрашулар үткәреләчәк. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/obrazovanie/bulak-lagerenda-ocence-smenaga-start-birelde

