🚨 Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе кисәтә — 28 июля 2026 г. в 10:54:42.266
🚨 Балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе кисәтә Хөрмәтле әти-әниләр! Җәйге каникуллар чорында балаларыгызның юлларда үз-үзләрен тотышына аеруча игътибарлы булыгыз. ❗ Балигъ булмаганнарга мотоцикл, мопед, питбайк, квадроцикл һәм автомобиль кебек транспорт чараларын йөртергә рөхсәт итмәгез. Правасыз транспорт белән идарә итү баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә җитди куркыныч тудыра. Транспорт чарасын балигъ булмаган балага тапшыру административ җаваплылыкка китерә. Иң аянычы – мондый ваемсызлык юл-транспорт һәлакәтләренә һәм төзәтеп булмаслык фаҗигаләргә сәбәп булырга мөмкин. Балаларыгызның иминлеге – сезнең кулда. Аларның гомерен куркыныч астына куймагыз!

