Бүген «Әнәк» агрофирмасы бүлекчәләрендә урак өстенең иң кызган мәле — кырларда тулы куә... — 28 июля 2026 г. в 08:11:22.686
Бүген «Әнәк» агрофирмасы бүлекчәләрендә урак өстенең иң кызган мәле — кырларда тулы куәткә урып-җыю эшләре бара. Быел агрофирма буенча барлыгы 3 600 гектар мәйданда көзге бодай үстерелә. Хәзерге вакытка шуның 1 700 гектарыннан уңыш җыеп алынган. Игенчеләрнең фидакарь хезмәте нәтиҗәсе күз алдында: гектарыннан уртача уңыш 54 центнер. Эшнең нәтиҗәлелеген арттыру өчен техника көчләре ике юнәлешкә бүленгән. Хәзерге вакытта Киров бүлекчәсе кырларында 8, Иске Кормаш бүлекчәсендә тагын 8 комбайн эшли. Агрофирманың баш агрономы Айзат Фазуллин икмәкне урнаштыру эшләренең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте. Ашлыкны басудан ташу өчен йөк машиналары җитәрлек күләмдә җәлеп ителгән, шул исәптән шәхси автомобильләре булган шоферлар да кампаниягә актив кушылган. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/kyrlardan-xabarlar/anak-agrofirmasy-kyrlarynda-uryp-yiu-eslare-tuly-kuatka-bara

