28 июльгә һава торышы — 27 июля 2026 г. в 11:28:18.150
28 июльгә һава торышы 28 июльдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Синоптиклар фаразлавынча, төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгырлар яварга мөмкин. Аерым районнарда яшенле яңгыр, урыны белән боз явуы ихтимал. Җил көньяк-көнчыгыштан, соңрак төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге 6–11 м/с. Кайбер урыннарда җилнең тизлеге 14 м/ска кадәр, урыны белән 18–23 м/ска кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +20...+24°, көндез +28...+31°.

