Авыл көнендә «Җияшем - Караталым» китабын тәкъдим иттеләр — 3 августа 2026 г. в 12:10:21.266
Авыл көнендә «Җияшем - Караталым» китабын тәкъдим иттеләр Узган ялларда, туган авылым Яңа Җияш - Караталда Авыл көне, авылыбыз турындагы «Җияшем - Караталым» китабын авылдашларга тәкъдим итү бәйрәме узды. Чараны бик тә мавыктыргыч, үзенчәлекле сценарий белән төзегәннәр авылдашларым. Гармун тартып, урам әйләнү белән башлап җибәрделәр. Капка төпләреннән төркемгә кушылып, җыр-биюләр белән, кабаттан авылыбыз клубы алдына урап кайттылар. Алып баручылар Ләйсән апа Әминова, Алсу Вәлиева чараны бик тә зәвыкле итеп алып бардылар. Иң беренче булып авылдашларны, китап бастыру эшендә һәрчак хәлләрне белешеп, үзенең төрле ярдәмнәрен күрсәтеп торучы Богады авыл җирлеге башлыгы Рания Әхмәтова котлады. Район җитәкчелеге исеменнән, район Советы аппараты җитәкчесе Илшат Рәфит улы Вахитов, үз котлавында китапны укып, карап чыгуын җиткереп: "Бу искиткеч тарихи китап булган, молодцы, рәхмәт Сезгә, булдыргансыз!" - дип сүзләрен йомгаклады. Нәсим Заһертдиновның язмасын безнең сайтта укыгыз: https://aktanysh-rt.ru/news/avyllar-bailygybyz/avyl-konenda-iiasem-karatalym-kitabyn-takiedim-ittelar

