Актанышта юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре каралды — 9 сентября 2026 г. в 13:47:13.709
Актанышта юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләләре каралды Актаныш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Ильфак Бариев рәислегендә юл хәрәкәте иминлегенә багышланган киңәйтелгән комиссия утырышы узды. Киңәшмәдә юллардагы аварияләр торышы, балалар иминлеге һәм юл инфраструктурасына бәйле актуаль мәсьәләләр күтәрелде. Утырышта юл хәрәкәте иминлеге өлкәсендәге актуаль мәсьәләләр каралды. Район юлларындагы вәзгыять, юл инфраструктурасының торышы һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча күрелә торган чаралар турында фикер алыштылар. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/xakimiiat-sagate/aktanysta-iul-xarakate-iminlege-masalalare-karaldy

