Рамазан Гәрәев: «Сайлауга махсус кайттым» — 18 сентября 2026 г. в 06:12:56.605
Рамазан Гәрәев: «Сайлауга махсус кайттым» Актанышта беренче тапкыр тавыш бирүче яшьләр арасында Рамазан Гәрәев тә бар. Ул Актанышта туып-үскән, хәзер Нефтекама нефть колледжының өченче курсында белем ала. 18 яше быел 7 апрельдә тулган. Рамазан сайлауда катнашу өчен туган ягына махсус кайткан. Ул бу карарын шәхси инициативасы белән кабул иткән. Беренче тавыш — беренче җаваплылык — Рамазан, сайлауга махсус кайттыңмы? — Әйе, сайлауга махсус кайттым. Бу — минем шәхси теләгем. — Сайлаулар турында кайдан белдең? — Колледжда сайлаулар булачагын әйттеләр, тавыш бирергә барырга кирәклеген аңлаттылар. Мин дә сайлау участогына килдем. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/bu-mim/ramazan-garaev-sailauga-maxsus-kaittym

