📰 «Актаныш таңнары» газетасының №38 саны дөнья күрде — 2 октября 2026 г. в 05:36:12.194
📰 «Актаныш таңнары» газетасының №38 саны дөнья күрде Бүген, 2 октябрьдә, «Актаныш таңнары» газетасының чираттагы саны чыкты. 🌾 Кырларда эшнең кызган чагы. Район хуҗалыкларында көнбагыш һәм кукурузны бөртеккә суктыру дәвам итә. «Таң» хуҗалыгы басуларындагы хезмәт турында да газета битләрендә укырга мөмкин. 👵 1–10 октябрь – Өлкәннәр ункөнлеге. «Татулыкта – гомер яме», «Баллы хезмәт», «Белем белән нурланган гаилә» язмаларында өлкән буын вәкилләренең хезмәт юлы, гаиләсе һәм тормыш тәҗрибәсе турында сөйләнә. 🤼 Көрәшчеләрнең олы бәйгесе. Миңтимер Шәймиев кубогына төбәкара милли көрәш бәйгесендә 41 районнан, 58 командадан 435 көрәшче катнашты. ⚖️ Заманча суд: уңайлылык, тизлек һәм ачыклык. Район суды администраторы Айрат Моразуллин белән суд системасында заманча технологияләр кулланылуы турында әңгәмә тәкъдим ителә. 🌳 Хәтер агачларда дәвам итәр. Татар Ямалы авылында «Батырлар аллеясы» һәм «Буыннар аллеясы» булдырылды. «Агыйдел» яр буенда 40ка якын агач үсентесе утыртылды. 🎨 Сәләт канат җәя. Балалар иҗат үзәгендә яңа уку елында балалар өчен төрле юнәлешләрдә өстәмә белем алу мөмкинлекләре турында. 🕌 Шулай ук газетада мөслимәләр җыелышы турында язма һәм башка материаллар урын алды. 📌 Юбилей котлаулары — 11 нче биттә, реклама һәм игъланнар — 12 нче биттә. 🗞️ 1–16 октябрьдә «Актаныш таңнары» газетасына ташламалы язылу бара.