Зур бәйрәм
Зур бәйрәм Безнең Яңа Кормаш авылының мәктәп-бакчасында Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан зур бәйрәм үтте. Бу бәйрәм көзге ярминкәне, Өлкәннәр көнен бергә берләштергән. Бәйрәмгә балаларның ата-аналары, әбиләре, лаеклы ялдагы хезмәткәрләр, тәрбиячеләр, укытучылар, авылыбыз өлкәннәре килгән иде. Алар һәркайсы ярминкәгә көзге уңышларын алып килде. Чара укытучы, тәрбиячеләрнең театральләштерелгән сәхнә әсәре белән башланып китте. Ярминкә сату-алу белән генә бармады, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм укучыларның җырлары белән бизәлеп барды. Мондый бәйрәм чәйсез узмый инде. Самоварда кайнаган чәй, кайнар тәмле коймаклар, күчтәнәчләр белән чәй эчтек. Ярминкәдән кергән акчаны махсус хәрби операциягә дип тапшырдык. Шулай итеп, күңелле дә, кызыклы да, файдалы да булды бу бәйрәм. Бу чарага үз өлешләрен керткәннәргә зур рәхмәт әйтәбез! Гөлнара Зиязетдинова, Яңа Кормаш балалар бакчасы