Чөгәнәдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр
Чөгәнәдә өлкәннәрне хөрмәтләделәр 7 октябрь көнне Чөгәнә авылы клубында Актанышбаш җирлегендә яшәүче өлкәннәр хөрмәтенә бәйрәм чарасы узды. Кичәдә Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасында укучы һәм тәрбияләнүче балалар да катнашты. Нәниләр өлкәннәргә матур җырлары, шигырьләре һәм изге теләкләре белән хөрмәт күрсәттеләр. Кадерле өлкәннәребез! Сезне көзге якты бәйрәм — Халыкара өлкәннәр көне белән ихластан котлыйбыз! Сезгә нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, күңел тынычлыгы телибез. Якыннарыгызның мәхәббәтен, игътибарын һәм хөрмәтен тоеп, бәхетле гомер кичерегез! Бәйрәм белән!