Чөгәнәдә — «Без бергә» хәйрия ярминкәсе
Чөгәнәдә — «Без бергә» хәйрия ярминкәсе 7 октябрь көнне Чөгәнә авылы клубында махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче якташларыбызга ярдәм йөзеннән Чөгәнә башлангыч мәктәп-бакчасының «Без бергә» хәйрия ярминкәсе узды. Ярминкәдә мәктәп коллективы, әти-әниләр, укучылар һәм бакча нәниләре актив катнашты. Чарадан җыелган 12 000 сум акча махсус хәрби операциядәге якташларыбызга ярдәм өчен тапшырылды. Кечкенә генә ярдәмебез дә егетләребез өчен зур терәк булсын. Ярминкәдә катнашкан һәм ярдәм иткән һәркемгә зур рәхмәт! Бердәм булганда гына без көчле. Якташларыбызның исән-сау туган якларына әйләнеп кайтуларын, тынычлык урнашуын телибез.