🏆 Актаныш көрәшчеләре — призерлар һәм җиңүчеләр!
🏆 Актаныш көрәшчеләре — призерлар һәм җиңүчеләр! Минзәләдә узган ярышларда Актаныш районы егетләре уңышлы чыгыш ясап, призлы урыннар яуладылар. 2015–2016 елларда туган егетләр арасында: 🥇 Такталачык мәктәбе укучысы Мингазов Айназ — 40 кг авырлыкта I урын; 🥇 Татар Суксуы мәктәбе укучысы Малихов Гомәр — 30 кг авырлыкта I урын; 🥉 Пучы мәктәбе укучысы Салихҗанов Самат — 60 кг авырлыкта III урын. 2017–2019 елларда туган егетләр арасында: 🥈 Пучы мәктәбе укучысы Хөснетдинов Рамазан — 40 кг авырлыкта II урын. Шулай ук 2015–2016 елларда туган егетләр арасында Актанышның җыелма командасы III урынга лаек булды. 👏 Егетләрне һәм аларның тренерларын уңышлары белән котлыйбыз! Алдагы ярышларда да яңа җиңүләр телибез!