Актанышбаш авылында өлкәннәр өчен җылы очрашу кичәсе узды
Актанышбаш авылында өлкәннәр өчен җылы очрашу кичәсе узды «Бер күрешү үзе бер гомер!» Актанышбаш авылы мәдәният йортына җыелган өлкәннәребезнең күңел халәтен нәкъ менә шушы сүзләр чагылдыра. Күптән көтеп алган очрашу җылы аралашу, моңлы җырлар һәм күңелле мизгелләр белән истә калды. Бәйрәмне авыл имамы Мөдәрис хәзрәт башлап җибәрде. Альбина Хәбибуллина өлкәннәребезгә матур шигырь юлларын җиткерде. Инструменталь ансамбль чыгышы да кунакларда зур кызыксыну уятты. Өлкәннәребез үзләре дә актив катнашты, җырларга кушылды. Кичәгә ямь өстәп, гармунчыларыбыз Аяз һәм Фаяз Камаловлар, Илдус абый Хөсәенов чыгыш ясады. Гармун моңнарына кушылып, өлкәннәребез биеп тә алдылар. Сөләйман Хасанов, Лилия Вәлиева һәм Гөлназ апа Харисова башкаруындагы җырлар күңел кылларын тибрәтте. Тулырак: https://aktanysh-rt.ru/news/iul-kurkynycsyzlygy-ocen-berga/aktanysbas-avylynda-olkannar-ocen-yly-ocrasu-kicase-uzdy