13 октябрьдә җылы һава саклана
13 октябрьдә җылы һава саклана Көндез һава температурасы +19…+23 градуска кадәр күтәреләчәк. 13 октябрьдә алмашынучан болытлы һава көтелә. Явым-төшемнәр булмый. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көньяктан исә, тизлеге секундына 4–9 метр тәшкил итәчәк. Көндез урыны белән җилнең тизлеге секундына 12 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һаваның минималь температурасы +5…+9 градус, көндез максималь температура +19…+23 градус булачак.