Актанышта “Киләчәккә адым” фестиваленә йомгак ясалды — 14 мая 2026 г. в 14:03:55.490
Актанышта “Киләчәккә адым” фестиваленә йомгак ясалды Бүген Актанышта зур һәм әһәмиятле чара – Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов катнашында “Киләчәккә адым” балалар техник иҗат фестиваленә йомгак ясау тантанасы узды. Фестиваль Әлфия Авзалова исемендәге район мәдәният сарае фойесында укучыларның, студентларның, балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләрнең техник иҗат эшләре күргәзмәсе белән ачылды. Бүләкләнүчеләр арасында безнең укучыларыбыз да булуы безнең өчен зур сөенеч. Зарипова Илзирә, Хәсәншин Әнвәр, Муллагалиева Айзилә, укытучылары Нуриева Рәзимә Әбүдәр кызы. Котлыйбыз👏👏👏

