"ЭкоЯз 2026" конкурсының 4 атнасы дәвам итә. Бу атна "Табигать язмышы безнең кулларда"... — 23 апреля 2026 г. в 14:13:29.058
"ЭкоЯз 2026" конкурсының 4 атнасы дәвам итә. Бу атна "Табигать язмышы безнең кулларда" исеме астында үтә. Бу атнада җиләк-җимеш агачлары, куаклар утырту, табигатьне яшелләндерү эше бара.Безнең мәктәп бакча балалары да әлеге акциягә кушылып, әти-әниләре белән бергә җимеш агачлары утыртуда катнаштылар. Агач утырту- җирдә үз эзеңне калдыру өчен искиткеч мөмкинлек. Утырткан агачлар үсеп, кешеләргә шатлык һәм, иң мөһиме, сәламәтлек бирсен. Ә без агачларны сакчыл карап һәм үзенең торган җиребезне тагын да матуррак , яшеллерәк итәчәкбез.

