Бүген Әмир башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективы «Татарча диктант» акциясенә кушы... — 24 апреля 2026 г. в 08:21:16.033
Бүген Әмир башлангыч мәктәп-балалар бакчасы коллективы «Татарча диктант» акциясенә кушылды. Акциянең максаты — туган телгә мәхәббәт тәрбияләү һәм грамоталылыкны арттыру. Барлык хезмәткәрләр дә, укытучылар һәм тәрбиячеләр, бердәм булып, диктант язуда катнашты. Текст итеп Габдулла Тукайның "Бәхет" әсәре бирелгән иде. Язганда һәркем үзенең белем дәрәҗәсен сынап карады. Акциядә катнашу коллективны тагын да берләштерде. Чара ахырында нәтиҗәләр игълан ителде һәм иң яхшы язучылар билгеләнде. «Татарча диктант» — телебезне саклауга юнәлтелгән мөһим чараларның берсе. Бу көн барысының да күңелендә җылы хатирәләр калдырды

