Экоязның 7 нче атнасы "Без чүп-чарны аерым җыю яклы" (макулатура, пластик, кием-салым... — 16 мая 2026 г. в 14:46:41.302
Экоязның 7 нче атнасы "Без чүп-чарны аерым җыю яклы" (макулатура, пластик, кием-салым җыю һәм тапшыру) исеме астында үтте. Без балалар, ата- аналар белән берлектә атна буе макулатура, пластик, батареяларны аерым контейнерларга җыеп бардык. "Табигатьтәге чисталык" темасына әңгәмәләр үткәрелде. Тирә - ягыбызның чиста булуы үзебезнең кулларда.

