СИН ДӘ КЕШЕ!
СИН ДӘ КЕШЕ! Хыялларым тылсым вәгъдә итте, Әллә нинди өмет багладым... Син дә кеше, син дә ялгышасың - Шуны менә бүген аңладым! Сүзләреңнән могҗизалар көттем, Тавышыңны тыңлап туймадым... Син дә гади, гади бер кеше бит - Шуны менә бүген аңладым! Күзләреңдә авыр уйлар күрдем, Сизеп алдым яшьләр тамганын... Син дә кеше, җаның тулы хәсрәт - Шуны менә бүген аңладым! Беркемгә дә болай ышанмадым, Синдә күрдем үзем дәвамын... Ничек бар син, шулай миңа якын - Шуны менә бүген аңладым! Үзгәртмәсен сине кырыс дөнья, Телим шундый булып калганың! Син дә кеше, минем газиз кешем - Шуны бүген кабат аңладым! 11-26.08.2026 Ришат Галимов